«Сугышта хайваннар»: патриотлык сәгате (6+)

19 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Сугышта хайваннар» дигән патриотлык сәгате үткәрелде.

животные
3
4
2
5
1

Презентация ярдәмендә балалар Бөек Ватан сугышы вакытында батырлыклар кылган хайваннар турында белде. Бу геройлар төрле-төрле булса да, барысы да – кечкенә күгәрченнәрдән башлап зур чыдам атларга кадәр җиңү өчен эшли. Китапханәче сугыштагы хайваннар «һөнәрләре» белән таныштырды һәм сугыш чорында кеше һәм хайваннарның аерым мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар дөяләр, боланнар, пошиларның да дошманга каршы «көрәшүе»н белеп гаҗәпләнде. Алар ни өчен күгәрченнең тынычлык, яхшылык һәм өмет символы итеп аталуы турында белде. Чара замана балаларына таныш булмаган кызыклы фактларга бай булды. 
Чара азагында укучылар «Үлемсез полк» китапханә акциясенә кушылды. Алар дулкынлану белән Бөек Ватан сугышы ветераннары булган туганнарының фотоларын куйды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: